Тләнче -Тамак мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары авылыбызда урнашкан картлар - инвалидлар интернатында бәйрәм концерты күрсәттеләр. Сыйныф җитәкчесе Тәкыя Шакурова өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде, укучылар җырлы - биюле чыгышларын тәкъдим иттеләр. Интернат җитәкчелеге, өлкәннәр укучыларга рәхмәтләрен җиткерде, кабат көтеп калуларын әйттеләр.