"Сез иң гүзәл кеше!"-дигән бәйрәм концерты

2014 елның 7 марты, җомга
8  марта Халык-ара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан  Кнәз мәдәният йортында   «Вы  прекрасны,  женщины  России!» дигән бәйрәм концерты булды.Бәйрәмдә җылы эчтәлектәге котлау белән авыл җирлеге башлыгы     Белова  Тамара  Ивановна һәм  ветераннар  советы председателе    Волков  Александр  Николаевич котладылар,соңыннан килгән кунаклар матур итеп ял иттеләр.

 
Гүзәл затларыбызны үзенең чыгышлары белән «Лебёдушка» балалар бакчасы сабыйлары, Кнәз урта мәктәбе укучылары сөендерде. «Задоринки» балалар фольклор коллективы (җитәкчеләре Тамара Тузеева), «Русский звон» фольклор коллективы, «Шахерезада» шәрык студиясе хореография коллективы (Снежанна Пескова) һәм «Айбагыр» (Софья Габдуллина) керәшен ансамбле артистлары да асыл затларыбызга дип иң матур концерт номерларын бүләк иттеләр. Моңлы, җанга үтеп керерлек җырларын Ринат Хәйруллин, Әхәт белән Рәзинә Әитовлар, Регина Хәйруллина, Мария Пучинина, Сергей Захматов, Алина Габдуллина, Юрий Новокрещенов башкарды. Гитарада оста итеп Роман Глебов уйнады, ә Рузилә Мөхәммәтҗанова үзенчәлекле биюе белән таң калдырды.

Бәйрәмне ике телдә дә Раузалия Габдуллина белән Рәзинә Әитовалар алып барды. Барлыгы бәйрәм концертында 100дән артык үзешчән артист чыгыш ясады. Зал аларга гөрләтеп кул чапты, озак кына сәхнәдән җибәрми торды, дип хәбәр итте Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International