«Абсолют җиңүчеләр» Дипломы белән бүләкләнде

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Радуга» дип исемләнгән республикакүләм хореография конкурс-фестивале үткәрелде. Районыбыз данын «Задоринки» ансамбле солистлары Полина Кочерыгина, Алия Закирова һәм Алия Фәсхетдинова яклады (җитәкчеләре Галина Щелконогова). Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән килгән жюри әгъзалары райондашларыбыз чыгышын бик югары бәяләде. Алар «Балалар биюе» номинациясендә җиңеп чыкты һәм «Абсолют җиңүчеләр» Дипломы белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International