«Әниләргә мәдхия» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Биклән мәдәният йортында «Энилэргэ мәдхия» дигән әдәби-музыкаль кичэ узды.  Мәктәп укучылары Данил Сәйфуллин, шулай ук V сыйныф укучылары, Айсылу Исрафилова, Гөлнара Зыятдинова, Илгизәр Мостафин, Илназ Шәмсетдинов, Рузилә һәм Сергей Костиннар әниләргә багышлап үзләренең иң матур җырларын башкардылар. Мирза Гыймадиев үзе гармунда уйнап җырлады. «Шатлык» коллективы, «Сәйлән» хатын-кызлар ансамбле татар халык җырлары белән халыкны таң калдырдылар. Бәйрәм гармунчылар ансамбле белән дәвам итте, оста итеп уйнаучылар рәтендә Рамил Гыйбадуллин, Илдус Абдуллин, Рамил Бәдретдинов, Мирза Гыймадиев булды. Фирая Гарипова исә үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды.           
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International