«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча чара үтте. Бу чара "Өйдә һәм урамда кагыйдәләрне саклауга" багышланган иде.Анда социаль яктан авыр хәлдә яшәүче , күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче,аз керемле гаиләдән булган20 укучы катнашты. Социаль педагог Абрамова Оксана урамда йөрегәндә төрле очраклар булуы,билгесез кешеләр белән аралашмау турында, тәртип турында,төрле ситуацияләрдән чыгу очраклары турында аңлатты,бергәләп проблемалы ситуацияләр чиштеләр,алардан .Психолог Закирова Эльмира апалары белән бергәләп "сак бул!" дигән тема га карата слайдлар карадылар,үткән теманы ныгыту буенча шаян тестлар уздырдылар.