15 март 1992 елдан бирле Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата Америкада Ф.Кеннединың президент антын биргән көне белән бәйле. Ул кулланучыларның дүрт төп хокукын – мәгълүмат алуга, товар иминлегенә, сайлап алу мөмкинлегенә һәм кулланучының үз дәгъвасын җиткерүгә хокукларын билгеләп үткәнгә быел 50 ел тула. Россия кулланучылары өчен дә быел юбилей елы: “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы законны кабул ителгәнгә 20 ел була. Дөньяның кулланучылар берлеге, традиция буенча, ел саен шушы көн шигарен игълан итә. Быелгы кулланучы хокукларын яклау көне «За права потребителей услуг мобильной связи!» дигән шигар астында үтә.
Кулланучылар хокукларын яклау көне белән сезне тәбрик итәм! һәр кулланучыны куллану өлкәсендә килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итә белүләрен телим,Сатып алган әйберләрегез сезгә һәрчак сөенеч кенә китерсен!Начальник Набережночелнинского территориального органа Госалкогольинспекции РТ Гульшат Вафина