Элеккеге заманның матур йолалары сэхнэдэ

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
8 март бәйрәме уңаеннан, Яңа поселогы, Әҗмәкәй, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы авылларында шул авыл мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән элеккеге заманның матур йоласы – кыз димләү һәм кыз озату күренешләре сәхнәләштерелде. 
 
Сәхнәләр зәвык белән искиткеч матур чиккән сөлгеләр, ишек чаршаулары, тәрәзә пәрдәләре, суккан паласлар һәм башка бик күп әйберләр белән бизәлгән иде. Бу  әйберләрне без авылның өлкәннәреннән  җыйдык. Без барыбыз да үз рольләребезне хисләргә бирелеп, дәртләнеп уйнадык. Бу көнне өлкән яшьтәге абый-апаларыбыз бер мизгелгә генә булса да үзләренең яшьлекләренә сәяхәт кылганнардыр, яшьлек чорларына кайтып, моңланып, уй-кичерешләргә бирелгәннәрдер. Авыл клубларына килгән тамашачылар артистлар өчен көчле алкышларын кызганмады, зур рәхмәтләрен әйтеп таралышты.
 
Район күләмендә үткәрелгән «Чишмә башы» конкурсында коллективыбыз II урын алды. Алдагы максатыбыз – ТНВ каналында күрсәтелүче «Аулак өй» тапшыруына да барачакбыз, дип хәбәр итте Әҗмәкәй авылы клуб мөдире Зөлфия Шакирҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International