ГИА әзерлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2014 елның 14 марты, җомга
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов рәислегендә 2014 нче елда төбәкләрдә БДИ оештыру мәсьәләсе буенча округ киңәшмәсе узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасарымәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, шулай ук Татарстанның ЭЭМ һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре катнашты.Киңәшмә барышында 2013 нче елда БДИ тапшыру нәтиҗәсе буенча, ачыкланган проблемалы мәсьәләләргә һәм кимчелекләргә аерым игътибар бирелде, процесста катнашучыларга һәм җәмәгатьчелеккә БДИ уздыру процедурасы, катнашучыларның һәм оештыручыларның җаваплылыгы турында сөйләргә кирәклеге турында билгеләп үтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International