Бәйрәм концерт булып узды

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Шилнәбаш авылының «Нива» клубында «Сиңа бердәнберебез» дип исемләнгән концертбулып узды.Бәйрәмне «Тополек» балалар бакчасына йөрүче Арина Мамутина, Алсу Хафизова, Виктория Мельникова һәм Анастасия Музоваткина «Кнопочка» биюе белән ачып җибәрделәр. Ариана Прокопьева белән Кристина Портнова, Елена һәм Иван Беспаловлар, Нелли Филиппованың җырлары, Вероника Садыйкованың «Аккош» исемле лирик биюе, Айсылу Дәүләтова белән Регина Сәлахованың шәрык биюе дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Гөлнар Петриванова сөйләгән хатын-кызлар монологын залдагылар шулай ук бик бирелеп тыңлап утырдылар. Мәктәп укучылары Александр Гончаров, Айнур Гыйльметдинов, Герман Юст һәм Азат Закиров, сыйныфташ кызларына багышлап, гитарада уйнап, җыр җырлады. Бәйрәмдә чакырылган кунаклар да бик теләп катнашты. Алар арасында Регина Сәлахова, Рушания Мәрданова һәм әниләргә багышланган рэп стилендәге җыр белән Юрий Новокрещеновлар чыгыш ясады. Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәреннән килгән үзешчән артистлар да бәйрәмгә бер ямь өстәде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International