Торак төзелеше буенча районалдынгылар рәтендә

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында узган брифингта республикада үткән министрлыклар һәм ведомстволар коллегиясе һәм республиканың муниципаль берәмлекләр Советы сессиясе нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Видеокиңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, узган елда сафка кертелгән торак буенча безнең Тукай районы, Лаеш районы белән бергә республика рейтингында беренче урынны алган. Гаҗәеп тә түгел. 2013 елда районда торак төзелеше планы 2 тапкырга үтәлде. Хәзерге вакытта бер кешегә уртача 30,57 квадрат метр торак мәйданы туры килә. Районда җәмгысы 10 382 шәхси торак йорт һәм 1 млн квадрат метр гомуми мәйданлы 256 күпфатирлы йорт бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International