Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыеныны

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыены 14 - 16 мартта Казанда узды. Ул Бөтендөнья татар конгрессыбашкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла. Җыен эшендә Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 400дән артык делегат, Татарстан Республикасы хакимияте органнары вәкилләре, бизнес белән шөгыльләнүчеләр, галимнәр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. Казанга беренче мәртәбә Ростов өлкәсеннән һәм Хабаровск краеннан делегатлар килде, кунаклар буларак Кытайдан эшкуарлар чакырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International