Башкарма комитет Җитәкчесе Асылгараев Рәсим Вәсим улы чираттагы атналык киңәшмә уздырды.Киңәшмә эшчәнлегендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Районның ветеринария берләшмәсенең 2013 елга отчеты һәм 2014 елга бурычлары (Районның Өлкән ветврачы Әнсәр Әхәт улы Әбдульмәнов чыгышы);
2. Яңа Бәләк мәктәбенең материаль-техник базасын үстерү буенча эшчәнлек (Мәктәп директоры Сәльман Мөҗәһит улы Әхмәтҗанов чыгышы);
3.Шәхес тәрбияләүдә сәнгать мәктәбенең тоткан урыны ( Сәнгать мәктәбе директоры Юлия Фәүзи кызы Галишина чыгышы);
4.Язгы ташу вакытында район авыллары зыян күрмәсен өчен уздырылган рейдлар нәтиҗәсе( Район башлыгы киңәшчесе, язгы ташу белән бәйле хәлләрне контрольдә тотучы Галимҗан Сәет улы Зарипов чыгышы)
Расим Васим улы киңәшмәдә катнашучыларны сайлау нәтиҗәләре буенча билгеләнгән авыл җирлеге Башлыклары белән таныштырды ,алар Марат Габделхай улы Фазылҗанов (Әҗмәкәй авыл җирлеге), Наис Миргасим улы Сәйфетдинов ( ТүбәнСуык-Су авыл җирлеге), шулай ук Теләнче -Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Шәрипҗан улын Нәҗметдиновны туган көне белән котлады.
Башкарма комитет Җитәкчесе Рәсим Асылгараев Ил күләмендә кырымлыларга ярдәм итү турында игъланны җиткерде һәм районыбызда яшәүчеләр дә бу гамәлгә кушылырга чакырды.