«Бала – иң мөһим пассажир» дигән акция башланды.

2014 елның 18 марты, сишәмбе
  Республикада «Бала – иң мөһим пассажир» дигән акция башланды. Ул 21 мартка кадәр дәвам итәчәк.  12 яшькә кадәрге балалар автомобиль салонында мәжбүри рәвештә махсус креслода барырга тиеш. Акция барышында машина йөртүчеләрнең әлеге кагыйдәне үтәвенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Чөнки машинада утырган баланың куркынычсызлыгы нәкъ менә йөртүчедән тора.
Агымдагы елның ике ае эчендә республика юлларында балалар катнашындагы 55 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 5 сабыйның гомере өзелде, 66сы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Үлүче балаларның барысы да пассажирлар, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ бүлеге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International