Командалар буенча гомуми нәтиҗәләр ясалгач, “Movers” категориясендә беренче урынны бертуган Якуповлар алды

2014 елның 18 марты, сишәмбе

 

15 нче март көнне Яр Чаллы шәһәренең      паркында  Робототехника буенча Яр Чаллы шәһәренең II Ачык Чемпионаты үткәрелде. Аның максаты төрле мәктәпләрдәге робототехника белән шөгыльләнүче балаларны бергә җыеп, алар арасында ярыш үткәрү, аралашу, иң көчлеләрне билгеләү иде. Чемпионатта Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләреннән барлыгы 25 команда көч сынашты. Әлеге ярышта Биклән мәктәбеннән ике команда катнашты. Беренче командада - Якупов Алмаз (7 нче класс) һәм Якупов Салават (5 нче класс), икенчесендә - Әхмәтҗанов Азат һәм Нуриев Ринас (5 нче класс). Укучылар үзләре ясаган роботлар белән бик уңышлы чыгыш ясадылар. Якупов Алмаз белән Салават “Movers” категориясендә “Кегельринг” (түгәрәктән тиз арада 8 банканы этеп чыгару) һәм “Линиядән йөрү” (катлаулы траекторияне узу) ярышларында, ә Әхмәтҗанов Азат белән Нуриев Ринас “Fliers” категориясендә “Интеллектуаль сумо” (түгәрәктән көндәш роботны этеп чыгару) буенча беренчелекне алдылар. Командалар буенча гомуми нәтиҗәләр ясалгач, “Movers” категориясендә беренче урынны бертуган Якуповлар алды, аларга кубок тапшырылды.  

Якупова Л.Х.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International