Түгәрәкнең җитәкчесе, мәктәпнең информатика укытучысы Ренат Нәкип улы Якупов

2014 елның 18 марты, сишәмбе

Биклән мәктәбендә техник  юнәлештә "Класстан тыш эшләр Узәге" өстәмә белем бирү учреждениесеннән “Робототехника”  дигән түгәрәк эшли. Түгәрәкнең  җитәкчесе, мәктәпнең информатика укытучысы Якупов Ренат Накиповичның  алып бара.    Ул 2013 нче елда роботлар алу өчен грантта катнашып җиңгәч, субсидия күчерелде, Казан һәм Чиләбе шәһәрләреннән 31 нче декабрьгә барлык конструкторлар да кайтып бетте.   Түгәрәккә   5-7 нче сыйныфлардан малайлар бик кызыксынып һәм теләп йөриләр. Берсеннән-берсе уздырырга тырышып, үзләренең роботларын ясыйлар,   программалар төзергә өйрәнәләр. Робот ясау техникасы үзаңны үстерә, ул балаларның сәләтен ачыкларга, киләчәген билгеләргә ярдәм итә.  Беренче генә тапкыр катнашсаларда ,Чаллы шәһәрендә үткән  ярышларда команда югары уңышларга иреште.Мондый уңышларга ирешүдә, әлбәттә, түгәрәк җитәкчесе, мәктәпнең информатика укытучысы Якупов Ренат Накиповичның элеше зур. Югары уңышлар күп булсын, кадерле балалар !

Галия Гәрәаева("Тәрбия эше Үзәге" нең элеккеге директор)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International