Күзкәй мәдәният йортының тамаша залында авыл үзешчәннәре Халыкара хатын-кызлар көненә уңаеннан Данил Салиховның «Хатын түгел, аждаһа» исемле комедиясен сәхнәләштерделәр.Рольләрдә Хәйри белән Бәхти ( Гали Мингалимов белән Айрат Сәхапов ) хатыннары Юлбикә (Гөлфия Әхмәтҗанова) белән Әзифәне (Гөлнур Шәйхуллина) башкардылар. Артистларның уйнауларын халык бик ,алар уйнамадылар, ә әсәрдәге вакыйгалар эчендә яшәделәр. Залдагы тынып тормаган алкышлар тамашачыларның аларга ихлас рәхмәте иде.
– Менә ичмасам булдырдыгыз, профессиональ артистлардан ким уйнамадыгыз, сезгә рәхмәтнең иң зурысы, – диде авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев.Заһидә Нәбиуллина(Тулы язма “Якты юл” газетасы битләрендә)