Бөек Ватан сугышы ветеранында кунакта

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
“Балалар – ветераннарга” республика акциясе кысаларында укучылар  Бөек Ватан сугышы ветераны Хабибулин  Малик  Мотыгулла улынна кунакка бардылар.
  Укучылар Марик бабайдан сугыш турында кызыксындылар.  Ул да яшь буын белән үз хатирәләрен бик теләп уртаклашты. Мәктәп укучылары  акция чорында ветераннарга җан җылысы белән бергә игелеклелек күрсәтергә дә  тырышты. Бу көнне игелекле гамәл кылучы укучылар  ветераннан  чын күңелдән чыккан рәхмәт сүзләрен ишеттеләр.
Әлеге чара республикада Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында уза,бу  чара  Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International