"Энергетик" мәдәният йортында «Балкыш» балалар иҗат фестиваленең Гала концерты үтте

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Елдагыча, районыбызда талантлар үстерә торган «Балкыш» балалар иҗат фестиваленең  Гала концерты 31 март көнне"Энергетик" мәдәният йортында үтте. 17 язын каршылаган бу "Балкыш" матур традициягә әйләнде.Бәйрәм концертында "Балкыш" сәхнәләрендә  җырлап үскән, танылган җырчы Боерган авылы егете Илдар Әхмәтовның  катнашуы сәхнәгә ямь өстәде,балалар да үзләренең талантларын матур итеп ачып бирделәр.Район башлыгы  Вәсил Гариф улы  укучыларга иҗат уңышлары,әти-әниләргә,тәбиячеләргә,  мөгаллимнәргә таланлы балалар белән эшләүдә керткән  хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International