Ата-аналар балалар бакчасына йөртү өчен өстәмә компенсацияләр түләү

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе

Ата-аналарның балалар бакчалары өчен түләүдәге үзгәрешләр Татарстанда мәктәпкәчә белем бирүучреңдениеләрендә  сыйфаты үсүешенә  бәйле.2014 елның 1гыйнварыннан булаган  ата-аналарның түләвендәге үзгәрешләр, “Мәгариф турында” 273-ФЗ яңа федераль законы нигезенндә  бара.  
 Яңа закондагы нормалар буенча, баланы караган өчен чыгымнар өч төркемгә бүленә. Беренчесе – белем бирү хезмәтләре өчен финанс чыгымнары (педагогларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы, уенчыклар, укыту-методик әсбаблар белән тәэмин итү). Бу чыгымнарны республика бюджеты түли. Коммуналь чыгымнарны – муниципаль бюджет түли. Өченче өлеше балаларны караган өчен ата-аналар түләгән акча. Бу чыгымнар составына - балаларны тукландыру, хуҗалык-көнкүреш, медицина хезмәтләре, медикаментлар өчен чыгымнар, тәрбияче ярдәмчесе, медицина хезмәткәрләре, ашарга әзерләү блогы һәм техник персонал өчен хезмәт хакы фонды чыгымнары керә.

Республикада баланы ай дәвамында балалар бакчасына йөртүнең уртача бәясе якынча 9 мең тәшкил итә, ата-аналар өчен компенсацияләр саклана:

 беренче балага -20% күләмендә,

икенчесенә – 50%,

өченчесенә һәм тагын калганнарына – 70%.
Ата-аналар түләве айлык керем белән  исәпләнә.Ул 10000гә чә,10001-15000 ,15001-20000 . Гаиләдә керем   20000 меңнән артса өстәмә компенсация  түләнми.
 
Компенсациягә документларны рәсмиләштерү өчен, балалар бакчасы белән килешү, гаиләдәге барлык балаларның туу турында таныклыгы, гаиләдәге эшләүче әгъзаларның соңгы өч айлык керемнәре турында мәгълүмат, килешү төзегән ата-ананың исәп-хисап счеты номерын  Республиканың матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Тукай районы №40 филиалына мөрәҗагать итәргә  мөмкин.Адрес:Яр Чаллы шәһәре,Есенин  тыкрыгы, 1нче йорт. Телефон:71-32-00,70-49-32,
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International