1 нче апрель көнне Югары Байлар авылында 99 яшен бәйрәм итүче Бибифатима Хаертдин кызы Салахованы, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Гараев Эдуард Ракипович, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Исламов Флюр Нуриевич котлап, изге теләкләрен теләделәр.