Биклән авыл китапханханәсенә Рәзинә Сәетгәрәеваның “Хыялый кыз – шигырь яза” дигән кичәсе узды.

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрель – Алдау көне булса да афишаны укыган халык Биклән авыл китапханханәсенә ашыкты. Хактан да алдашмаганнар, монда бүген авылдашлары, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәеваның иҗат кичәсе икән. Әлеге очрашуга мәртәбәле кунаклар: район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Зәббәрова, районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директор урынбасары Ләйсән Хаертдинова, өлкән библиограф, кичәне оештыручы Гүзәл Закирова да  катнашты.

          “Хыялый кыз – шигырь яза” дигән әлеге кичәнең нәкъ менә китапханәдә, бөек язучыларның җан җылысы сеңгән әсәрләре янәшәсендә үтүе язучының төп теләге булган. “Хыялый кыз” моны киштәләрдә “яткан” бөек Тукай, Туфан, Такташлар алдында үзенчә исәп-хисап тотуы дип аңлатты. Тамашачы - авыл халкы. Тын да алмый шагыйрәнең яңа гына табадан төшкән әсәрләрен тыңлый, күңелләре тула, кулъяулыгы алып күз яшьләрен сөртәләр.

Авыл халкы күз алдында сукыр әтисен җитәкләп, басынкы гына үскән төпчек кызның, кинәт кенә, башын югары күтәреп шигърият дөньясына атлавы күпләр өчен һич көтелмәгән хәл. Аның инде “Моң чишмәсе”, “Күңел сандыгы”, “100 бүләккә – 100 теләк”, “Күңелем догалары” дигән китаплары дөнья күрде. Рухи азык икенче урында торган заманда күңелләрне сафландыра торган мондый кичә бик тә урынлы чара.

Моны үзенең чыгышында А. Заббарова да искәртеп үтте:

-Язучылар милләт җанын яшәтүче җәүһәрләр. Китап  ул - мәңгелек истәлек. Еллар үтәр, Рәзинә апаның да җанын ярып чыккан тәрбияви әсәрләре үз укучыларын табар. Бу очрашу минем өчен зур ачыш булды. Киләчәктә мондый очрашуларны зур сәхнәләрдә оештырырга кирәк. Халык җанын уяту, уйландыру, күңелен сафландыруның иң туры юл бу, -диде ул.

Авыл ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллина авторның “Бүрекле гармун” әсәрен укыды. Чүплектән тапкан элеккеге гармун язмышын чагылдырган бу әсәргә туры килерлек “һәйкәл”  - шушы араларда гына чүплектән табып алынган гармун килеп утырды өстәлгә. Аны авылның гармунчысы Илдус Абдуллин уйнар дәрәҗәгә җиткереп төзәткән, шигырь юллары тәмамлануга “Герман көе”н сыздырып уйнап та җибәрде ул. Ерак еллардан килгән сагышлы авазга ветераннар - “Хәтфә” фольклор ансамбле кушылды, җан кубарылды...

Бу шәхеснең тагын бер кызыклы ягы – ул багышламалар яза. Бөтен яшәү тарихын үз эченә алган бу шигырьләре белән кинолар да төшерә башлаганнар. Тамашачылар хозурына куелган бу кино рәвешле презентацияне тамашачылар яратып кабул итте.

       Ә бер сукыр егет соравы буенча язылган котлау бигрәк тә отышлы чыккан. Әйбәт кенә йөргән җирдән сукыр егетен ташлап кияүгә киткән кызга туган көн котлавы “Күңел” радиосы аша яңгырап бик күпләрнең җанын тетрәткән.

Шулай ук тамашачыларны “Күңел” радиосы аша даими чыгып баручы “Бер җыр тарихы” язмалары белән дә таныштырды автор.

Чыннан да Рәзинә Сәетгәрәеваның иҗаты күпкырлы. Бөгелмә шәһәрендә бер еллык хисапчылар курсы тәмамлаган “хыялый кыз” бүген очышта. Нинди генә һөнәрләр үзләштерергә туры килмәгән аңа. Ул – тәрбияче дә, сатучы да, хисапчы да, икътисадчы да, китапханәче дә, сәркәтип тә, хат ташучы да булып эшләгән. Күп тармаклы хезмәт баскычлары турында сөйләгәндә ул: - Мин бары тик ике хезмәтне генә башкара алмаячакмын. Табиб булырга – куркам, хокук сакчысы булырга – кешеләрне кызганамын,-диде шагыйрәҗан.

Ул чыннан да “хыялый кыз” Аның язган әсәрләрендә сабыйларча самимилек, эчкерсезлек ярылып ята.

Кичәдә шулай ук җыр сәнгатенә дә зур урын бирелде. Баксаң Рәзинә апа җыр көйләрен дә үзе яза икән.

-Тәүге тапкыр бер көн эчендә сүзләрне көйгә салып өч җыр яздым. Бүгенге көндә ул җырларны “Күңел” һәм “Татар” радиолары яңгыратып тора. Аны танылган эстрада артистлары Венера Ганиева “Энҗе туй җыры” , Резидә Шәрәфиева “Сабыр итәм”, Әлфинә Әсхәмова “Күңелем – сабый бала”,- башкара диде ул. Татар эстрадасының якты йолдызлары: Илнар Сәйфиев “Сагынып кайтам”, Азат Тимершәех “Сагыш тәлгәшләре”, Индива “Мине генә ярат”, Ринас Әхмәтов “Күңел күзе”, “Соң булса да уң булсын”, “Онытма да оныттырма”, “Җырың калсын”, “Пар канатлар” Айгөл Нәбиуллина “Чияләр”, Сәрия Нәбиуллина “Бикләнем”, “Керсез мәхәббәт”, Зөлфия Җиһан “Татлы хыял”, “Дога моңы” һ.б. башка яшь җырчылар аның җырларын бик теләп алалар һәм башкаралар. Ул аларны бүләк итеп бәхет өләшкәндәй тарата. Миңа җыр иҗат итү берни түгел, аны тиешле җырчысына биреп, күңелләргә барып җитәрлек дәрәҗәгә җиткерү зур тырышлык, чыгым, вакыт сорый,-ди ул.

Иң әһәмиятлесе, аның иҗатында бертөрлелек юк, ул беркемне дә кабатламый. Аны милләт, халык язмышы борчый. Аны һич икеләнми җәмәгать эшлеклесе дип тә атарга була. Әнә бит бу кичәне дә шигырь сөйләүгә генә кайтарып калдырмады. Баксаң әле ул Биклән авылы тарихы китабының чираттагы томы өстендә дә эшли икән. Уфа, Мәскәү архивларыннан тапкан материаллар өчен чыгымнарны каплау юлларын уртага салып сөйләште авылдашлар. Авыл халкы яратып тыңлый торган “Бикләнем” җырына клип төшерү нияте белән янып-көеп йөрүе, аңа да берникадәр чыгым кирәк булуы турында  бәян итте ул.

Уртак фикергә килеп алар, авылдашлар ярдәменә таянырга, теләгән кешегә акча салу өчен кибетләргә урналар куярга дигән уртак фикергә килделәр.

Агымдагы елда шагыйрәнең тагын бер хыялы чынга ашкан. “Якты юл” редакциясе каршында эшли башлаган “Каурый каләм” түгәрәгенә тартылган яшь каләм тибрәтүчеләрнең сафы көннән-көн артуына чиксез шатлана ул. “Ләйсән” берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә торган бу түгәрәкнең киләчәге өметле,-ди ул.

-      Үзем 2007 елда “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсенә урау юллар аша килдем. Инде ничәмә-ничә еллар шагыйрьлеккә укыйм. Талантлы яшьләргә юл күрсәтергә кирәк. “Илһамы килеп тә, Шакире килмәсә” гайрәтләре чигәр, каләмнәрен болгап атырлар, -ди ул уенын-чынын кушып.

Кичә бик озак барды. Әмма шигырь тыңлап туймады халык.

Кичә матур җырлар белән үрелеп барды. Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни кыз - Рүзилә Зиятдинова сәнгатьле итеп авторның “Туган ил” шигырен сөйләде. Җырчылар Гөлназ Хәйретдинова һәм Гөлнара Зиятдиновалар Рәзинә апаның җырларын башкардылар. Халык күңеле моңга чумды.

Соңыннан Рәзинә апага район вәкилләре, шәхсән Алсу Яббарова район мәдәният идарәсе исеменнән язылган “Рәхмәт хаты”н тапшырды. Шулай ук аңа кунаклар Язучы Роберт Миңнуллинның 7 томлык сериясен бүләк иттеләр.

Минемчә бу көнне бу хыялый кызны күрмичә калганнар күпне югалтты, “алдандылар”...

    Бу урында аның “Җиһанда яз!” дигән шигыре бик тә урынлы            булыр:

Хыялый кыз  -әсәр яза,

Мөлдерәп тора күңел...

Язгы матур табигатькә

Сокланмый мөмкин түгел!

 

Хыялый кыз – шигырь яза,

Ташудай ярсу җаны...

Язын кайткан сандугачлар,

Сезгә таратыр аны!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International