Калмия авылында сиксән яшен тутырган һәм быел тутырачак сугыш чоры балалары – Зөфәр Таһиров, Фатих Сәлимуллин, Асыләхмәт Фәрхетдинов, Рәзилә Хәммәтова, Рәсимә Галимҗанова, Хәсән Сәетов, Флүр Фәрваев, Асия Хәсәнова, Мәрьям Сафиуллина, Гөлфинә Вәлиева, Рафис Харисов, Әхмәтхан Вәлиуллин, Юныс Хәбибуллин, Мөбарәк Ситдыйков, Фәнүр Мәүҗиев, Муллаян Шәйхиев, Мәрзия Камалетдиновалар белән очрашу узды.
Кичәдә өлкәннәр бала чакларындагы, яшьлекләрендәге хатирәләрен кабат-кабат искә алдылар. Очрашуда район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина катнашты. Авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Назыйф Кәшбелов өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде, сәламәтлек теләде. Очрашу чәй өстәле артында узды. Чәй нигъмәтләре алырга Разим Дөлфекаров һәм Газинур Вилданов ярдәм итте.