12 апрельдә Иске Җирекле авылының мәдәният йортында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы каршында оешкан Яшьләр иҗтимагый палатасына сайлаулар узачак. «ПолитЗавод – 2014» дип аталган олы проект яшьләргә Татарстан Республикасы сәясәтендә турыдан-туры катнашырга ярдәм итәчәк. Безнең районнан республика дәүләт палатасына 5 кеше дәгъва итә.
Гөлназ Зарипова – Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәк директоры. Аның шигаре – «Илебезнең һәрбер кешесе ватанпәрвәрлек хисе белән яшәргә тиеш!».
Алмаз Адилов – Круглое Поле поселогы мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Аның шигаре – «Илебездә яшәү өчен көрәштән читтә калмаска
Юрий Васильев – Мәләкәс урта мәктәбенең тарих укытучысы. Аның шигаре – «Без булмасак, кем?!». Яшьләр – илнең бүгенгесе.
Венера Иванова – Яңа поселогы мәктәбенең тарих укытучысы. Аның шигаре – «Бары тик син генә үз тормышыңны яхшырта аласың!»
Гөлүзә Лотфуллина – Бәтке урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Аның шигаре – «Дәүләт тормышында катнашу – сәяси өлгергәнлегеңне һәм анда үзең тоткан урынны күрсәтә белү. Дөрес сайлау – олы җаваплылык. Бөтен кеше якты киләчәккә өмет итә, сайлаулардан шуны көтә”