Кошлар көненә багышланган "Тамчы шоу" уены

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

Мәктәптә кошлар көненә багышланган "Тамчы шоу" уены үтте. Уенда 7,8,9нчы класс укучыларыннан ике җыелма  "Күгәрченнәр" һәм "Чыпчыклар" командасы күп кызык сорауларга җавап биреп, берничә турда көчләрен сынаштылар. Тамашачылар да читтә калмады: алар да кошлар тормышының кызыклы фактлары белән танышып, үзләренә күп мәгълүмат җыйдылар. Жюри әгъзалары: русс теле укытучысы Ситдикова Венера Надил кызы, математика укытучысы Накипова Дамира Нәҗип кызы, татар теле укытучысы Гилязев Фридә Хакимҗан кызы уенны бәяләп бардылар. Азакта "Чыпчыклар" командасы җиңүче булып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International