Икмәк пешерүчеләре һәм кондитерлары арасында “Һөнәре буенча иң яхшы белгеч” республика смотр-конкурсы узды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Узган атнада КНИТУ базасында Республика икмәк заводларының икмәк пешерүчеләре һәм кондитерлары арасында “Һөнәре буенча иң яхшы белгеч” республика смотр-конкурсы узды, аны АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты ярдәмендә Татарстан Республикасының икмәк җитештерүчеләр берлеге оештырды. Конкурста катнашучыларны сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының икмәк җитештерүчеләр берлеге рәисе Илдар Никифоров һәм АПК хезмәткәрләренең республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина чыкты.

Конкурсның төп максаты эшчеләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрүдән, икмәк пешерүчеләрнең казанышларын һәм алдынгы тәҗрибәсен пропагандалаудан гыйбарәт. Конкурста катнашучылар республиканың икмәк продукциясен тагын да конкуренциячел итү максатында үзләренең эш серләре белән бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International