"КАМАЗ» ААҖ«Юбилей» авточабышы уздыра.

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

«КАМАЗ» ААҖ ул төзелә башлауга 45 ел уңаеннан, шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган «Юбилей» авточабышы уздыра.

Чара “2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын үтәүгә саллы өлеш кертү максатында үткәрелә.

Авточабыш Самара, Пенза, Тамбов, Воронеж, Липецк, Курск, Белгород, Ростов-Дон, Краснодар, Ставропольшәһәрләре аша узачак. Чарада КАМАЗ шассиында тагылмалар белән 2 авыл хуҗалыгы техникасы да катнашачак.

Старт 15 октябрьдә Чаллы шәһәреннән башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International