Район Советының XXXI I утырышы узды.

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
 Бүген Тукай муниципаль район Советының XXXI I  утырышы узды.  . Анда район суды рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы, Россия Федерациясенең Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенең районара бүлеге җитәкчесе, район Советы аппараты, Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, район палаталары рәисләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 46 депутатның 37се килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Л. Әхмәтова алып барды.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:
 
1. 2012 елның 20 июнендә муниципаль берәмлек Советының 13/1 номерлы карары белән кабул ителгән Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына (икенче укылыш) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
 
2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турындагы Положениесенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
 
3. Тукай муниципаль район Советының 2013 елның 9 декабрендә кабул ителгән «2014 елгы һәм 2015, 2016 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы 26/2 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
 
4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милеген читләштерү турында.
 
5. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставының аерым положениеләренең эшләвен туктатып тору турында.
 
6. 2013 елның 27 ноябрендә район Советы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы положение»нең аерым положениеләре эшләвен туктатып тору турында.
 
7. Тукай муниципаль район Советы карарларын гамәлдән чыгару турында.
 
8. «Тукай муниципаль районының җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы положениесе»н раслау турында.
 
Утырышның  көн тәртибе  буенча барлык  мәсьәләләр каралды,  карарлар   кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International