Теләнче Тамак авылының тернәкләндерү мәктәбе шушы көннәрдә үзенең 50 еллыгын билгеләп үттеБу чарада район башлыгы Васил Хаҗиев ,район хакимияте җитәкчелеге, күп кенә мәртәбәле кунаклар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар да килгән иде.
Кичәдә котлаулар - укучылар,укытучылар.тәрбиячеләр катнашындагы җыр- биюләр белән чиратлашып барды. Бәйрәмдә шулай ук мәктәптә күп еллар эшләгән хөрмәткә лаек педагог Хаҗәр Шакирова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып 24 ел эшләгән Марселия Вәлиуллина,1987-1995 елларда мәктәп директоры булып эшләгән Фәрит Шакировлар чыгыш ясады.
Район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады, физик мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүдә күңелләрен биреп эшләүче педагогларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу көнне
Котлау сүзләре күп булды,чыгыш ясаучылар буш кул белән килмәгән, кыйммәтле бүләкләрен тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
Теләнче Тамак авылының тернәкләндерү мәктәбендә укучылары исә үз чиратында кунакларга үз куллары белән әзерләнгән бәйләм эшләрен бүләк иттеләр.
Юбилей бик матур узды, киләчәктә дә шулай матур яшәсеннәр!
P.S. Чарадан фотоларны «Якты юл» газетасының «Вконтакте» (http://vk.com/club54482574) социаль челтәрендәге рәсми төркеменә кереп карый аласыз.