8 нче октябрь көнне Биклән мәктәбенең бер төркем әдәбият яратучы укучылары – Хәсәнова Алинә, Харисова Алсу, Салихова Айсылу һәм Җиһангирова Эльвира – Тукай районы “Якты юл” газетасы каршында оештырылган “Каурый каләм” әдәби түгәрәгенең чираттагы утырышында катнаштылар. Монда Мәләкәс, Яңа Поселогы, Кече Шилнә мәктәбеннән дә укучылар килгән иде. Балалар үзләре иҗат иткән шигырь, хикәяләрен укыдылар, өлкән әдипләрнең киңәшләрен тыңладылар. Очрашу бик дустанә мөнәсәбәттә үтте.