Мерәс авылында яшәүче шушы көннәрдә үзенең 90 яшен тутырган гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган Мәрдәнова Маһира апаны юбилее белән тәбрик иттек. Маһира апа үзенең тормыш юлында бик күпне күргән, күпне кичергән кеше. Шулай да татар хатын-кызларына хас сабырлыгын, мөлаемлыгын җуймыйча яши бирә. Ул бүгенге көндә авылның ак әбисе булып, һәркемгә ярдәм итеп матур гомер кичерә. Аның бусагасыннан кеше өзелми. Ул безнең белән дә истәлекләре белән уртаклашты, изге теләкләрен теләде.
--
Резеда Якупова