Әхмәтҗанов Нурисламга бүләккә ЖК-телевизор

2014 елның 17 октябре, җомга
  Районда физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү йөзеннән социаль яклау идарәсе башлангычы белән «Теләкләр агачы» акциясе старт алган иде. Бу хәйрия чарасында күп оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр, шәхси затлар катнашырга өлгерде инде. Алар инвалид балаларның әлеге «агач»ка язып эленгән теләкләрен чынга ашырырга ярдәм иттеләр.
Хәйрия акциясе әле бүген дә дәвам итә. Район җирлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның язмышына битараф булмаганнар шактый булып чыкты. Узган атнада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару отряды филиалы хезмәткәрләре дә Кызыл Байрак авылына барып җиде яшьлек Әхмәтҗанов Нурисламга ЖК-телевизор бүләк итеп кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International