Өлкәннәр көненә күчтәнәчкә курчак театрын алып бардык.

2014 елның 17 октябре, җомга
 Авылыбызның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче әби-бабайларны "Ак чәчәк" балалар бакчасы коллективы онытмый. Бәйрәм саен аларны барып котлап кайталар. 
 
– Өлкәннәр көненә күчтәнәчкә курчак театрын алып бардык. Әби-бабайлар бик рәхәтләнеп театрны карап утырдылар, балаларга гөрләтеп кул чаптылар. Алар үзләренә бәйрәм бүләк иткән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, тагын килүебезне сорадылар, – дип хәбәр итте бакчаның музыка җитәкчесе Эльза Батталова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International