Күзкәй авылында янгынга каршы көрәш хезмәте отрядының аерым посты ачылды.

2014 елның 17 октябре, җомга

Кичә Күзкәй авылында Татарстан Республикасының Яр Чаллы янгынга каршы көрәш хезмәте отрядының аерым посты ачылды.   Күзкәй авылындагы янгын сүндерү посты Тукай районының – 12, күрше Минзәлә районының дүрт авылына хезмәт күрсәтәчәк. Депоны ачу тантанасында Район башлыгы Васил Хаҗиев, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең янгын сүндерүне һәм авария-­коткару эшләрен оештыру идарәсе башлыгы Константин Чанышев ,котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде.

  «Камстройфон» төзелеш оешмасы директоры урынбасары Андрей Левин Күзкәй авылы посты башлыгы Рәшит Насртдиновка бинаның символик ачкычын тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International