Калмаш мәдәният йортында "Изгелектә минем күңелем" исемле мәнәҗәт укучылар фестивале үтте. Чара Тукай районы мөхтәсибәте ярдәме белән үткәрелде. Мөнәҗәт ул борынгыдан сакланып калган, халкыбыз язмышын, аның уй-кичерешләрен чагылдырдан халык авыз иҗатының бер төре. Аларны саклап, киләчәк буынга җиткерү безнең зур бурычыбыз. Бу чара районыбызда инде 3 нче ел үткәрелә. Һәм елдан-ел киңрәк колач ала бара. Быелгысы елда шунысы да сөенечле бу чарада Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева да катнашты һәм үзенең җылы сүзләрен тамашачыга җиткерде, үзе дә мөнәҗәт укыды. Оештыручыларның бу чарага бик күп көч куйганлыгы сизелеп тора. Сәхнә борынгы өй итеп бизәлгән иде. Тамашачы күңелләренә сихәт алып, күтәренке кәеф белән таралышты.
Безнең Иске Абдул авылыннан бу чарада Сафина Чулпан катнашты һәм бик матур чыгыш ясады.
Резеда Якупова