Соңгы вакытта ана капиталы белән бәйле кызу бәхәсләр бара. Беренчедән, икенче (өченче яки дүртенче) бала табу өчен бирелә торган дәүләт сертификатының 2016 елдан соңгы язмышы хәл ителәсе бар. Моннан тыш депутатлар инде күптәннән бу акчаны файдалану мөмкинлекләрен киңәйтү турында уйлашалар.
Ана капиталы бирелә башлавына быел җиде ел. Балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бу формасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле Россия Хөкүмәте тарафыннан түләнгән ярдәм күләме 64 процентка артты - 2007 елда ул 250 мең булса, хәзер аның күләме 408 мең 960 сум тәшкил итә.
Бүген әти-әни гаилә капиталын торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга һәм ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлтә ала. Әмма күпләр сертификатны файдалану даирәсен киңәйтергә кирәк дигән фикердә тора. Моның белән бәйле байтак кына тәкъдимнәр дә яңгырады. Бу акчаларны балаларның гына түгел, ата-аналарның укулары өчен дә тотарга, аны машина сатып алуга юлларга, дәвалану өчен кулланырга, банк хисабына салырга рөхсәт итәргә кирәк дигән фикерләр әйтелде. Әмма әлегә бу башлангычларның берсе дә хуплау тапмады.
Күптән түгел Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хөкүмәткә тагын бер тәкъдим кертте. Әгәр дә бу башлангыч хупланса, 2017 елдан хатын-кызлар ана капиталын үз эшен ачуга да юллый алачак. Россия вице-премьеры Ольга Голодец сүзләренчә, бик еш яшь әниләр чәчтарашханә, гаилә балалар бакчасы, балалар үсеш үзәге ачу кебек идеяләр белән яна. Һәм әгәр дә ана капиталы бизнес булдыруга тотарга рөхсәт ителсә, гаиләнең матди хәле дә яхшырыр, ил икътисадына да уңай йогынты булыр иде, дип исәпләнә.
Шул ук вакытта, күп кенә белгечләр бу тәкъдимгә карата тискәре фикердә. Алар сүзләренчә, бизнес белән шөгыльләнү өчен кыюлык, сәләт кирәк. Гаилә ихтыяҗларына тотылырга тиешле акча җилгә очмагае, дип шикләнә белгечләр.