«Каурый каләм»нең мәртәбәле кунагы Фәния ханым Хамматова.

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
«Якты юл» газетасы редакциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе оештырган «Каурый каләм» түгәрәгенең чираттагы утырышы узды. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә Яңа поселогы, Кече Шилнә, Биклән һәм Мәләкәс урта мәктәпләреннән каләм тибрәтүче укучылар килгән иде. Бу юлы «Каурый каләм»нең мәртәбәле кунагы – күренекле шагыйрь, якташыбыз Кадыйр Сибгатуллинның тормыш иптәше Фәния ханым Хамматова. Ул балаларны Кадыйр ага Сибгатуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Аларга үзе язган «Кадыйр Сибгатуллин турындагы истәлекләр» китабын алып укырга тәкъдим итте. Язучының «Бер ноктада» исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгыннан берничә әсәр укылды, анализланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International