Укулар, эвакуация комиссияләре утырышлары һәм башка төрле шундый чаралар үтте

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Гражданлык оборонасының 82 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, республикада гражданнар оборонасы айлыгы үтә. Әлеге айлык кысаларында октябрь башыннан районда бу юнәлештә укулар, эвакуация комиссияләре утырышлары һәм башка төрле шундый чаралар үтте. Максаты – гражданлык оборонасы көчләренең һәм идарә итү аппаратының халык куркынычсызлыгын тәэмин итүдә оборонаның беренчел чараларын оештыруга әзерлеген тикшерү, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне район хакимиятенең утырышлар залында узган атналык киңәшмәдә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданлык оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең (Тукай районы буенча) әйдәп баручы консультанты А. Насыйров.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International