Алгарыш” программасы буенча 222 кеше грантлар алган

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Быел Татарстан Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы кысаларында 222 кеше грант алды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фәни министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде. “Алгарыш” грант программасы 2006 елдан бирле гамәлдә, дип искәртте спикер. Бу чорда 3137 кеше грант алган. Агымдагы елда грант алучылар исәбендә студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, профессор-укытучылар составы, инглиз теле укытучылары, гомум белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, проект төркемнәре, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре белгечләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре дә бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International