Күзкәй авыл мәдәният йортында «Чәкчәк бәйрәме»узды

2014 елның 24 октябре, җомга

Күзкәй авыл мәдәният йортында   «Чәкчәк бәйрәме»узды  .Күргәзмәдә авылның дүрт оешмасы: «Таңбатыр» балалар бакчасы, урта мәктәп, участок амбулаториясе һәм элемтә бүлеге коллективлары катнашкан. Өстәлләргә тезеп куелган һәр эшләнмә турында аерым сөйләрлек.

Милли ризыгыбыз осталары пешергән, чәкчәк өемнәрен алты бәйгече  әзерләгән, исемнәредә   дә төрле:  «Туй чәкчәге», «Өй туена», «Балаларым кайтуга», «Исем кушуга», «Никах мәҗлесенә» диелгән, «Бөек Җиңүнең 70 еллыгына» ,Һәммәсе үзенчәлекле.

 

 Бәйрәмдә  төрле биюләр  башкарылды, табышмакларга җаваплар эзләнде, Чәкчәкчеләр үзләре белән таныштырдылар, алып баручы, төрле биремнәргә җапап  , көз кызы Сәембикәне киендерделәр, аңа исем куштылар.

Бәйге  биремнәренә әзерләнгән арада авыл үзешчәннәре: баянчы, җырчы, сәхнә ветераны Рафис Хәсәнов, моңлы сандугачыбыз Наилә Шәйхетдинова, Рамилә Зыят­динова, Фәнзилә Имамиева иң матур җырларын бүләк иттеләр, сәхнә ветераны нәфис сүз остасы Зилә Нәҗипова бу бәйрәмдә шигырьләрен аеруча хисләнеп сөйләде

   Бәйгечеләргә төрле номинацияләрдә Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. «Көзнең гүзәл бүләкләре» күргәзмәсендә катнашучы оешмаларга урыннар билгеләнде, шулай ук Мактау кәгазе һәм бүләкләр тапшырылды.

 

Бәйгечеләрне үзәкләштерелгән китапханәләр системасының баш библиографы Гүзәл Закирова, авыл җирлеге башлыгы Эдурд Гәрәев тәбрикләделәр, мондый күңелле чараларның ешрак үткәрү зарурлыгын да искәрттеләр.

(Тулы язма “Якты юл” газетасы битләрендә)


Заһидә Нәбиуллина, Күзкәй авылы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International