23 октябрь көнне Яна Бүләк авыл китапханәсендә “Картаюны белми йөрәк” дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Әлеге очрашуга тумышы белән Бай Бүләк авылыннан, ә хәзерге вакытта Калмаш авылында яшәп иҗат итүче, “Ләйсән яңгыры” китабы авторы Зәйтүнә апа Гайнуллина чакырылды. Очрашуны мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән авыл китапханәчесе Зөлфия Язкаровна оештырды. Әлеге чарага шагыйрәнең якташлары, сабакташлары һәм укытучылары да килде.