Берләшкән Милләтләр Оешмасы, БМО (инг. United Nations, рус. Организация Объединённых Наций, гарәп. الأمم المتحدة) — үз максаты итеп дөньяда тынычлык һәм иминлекне саклау куйган халыкара оешма. Шулай ук дәүләтләр арасында элемтәләрне үстерүгә көч куя. БМО карарлары Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасының күп санлы махсус максатчан агентлыклары, бәйле оешмалар, шуралар һәм әгъза илләренең структуралары аркылы үтәлә.
Оешма эшчәнлеге һәм структурасы Икенче дөнья сугышы вакытында Һитлерга каршы коалиция илләре тарафыннан төзелгән. «Берләшкән Милләтләр» исеме беренче тапкыр 1942 елның 1 гыйнварында имзаланган Берләшкән Милләтләр Декларациясендә телгә алына.
БМО уставы 1945 елда Сан-Франциско конференциясендә раслана, шул ук елның 26 июнендә 51 дәүләт вәкиле тарафыннан имзалана. Уставның көчкә керү датасы (24 октябрь) Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне дип билгеләнә.