III районкүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте.

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
  Калмаш авылының мәдәният йортында III районкүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте. Оештыручылары – район мөхтәсибәте һәм мәдәният бүлеге. Бәйрәмне районның имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас башлап җибәрде, чарага килгәннәрнең мөнәҗәтләрне игътибар белән тыңлап, асылына, мәгънәсенә төшенеп утыруларын теләп калды. Соңыннан сүзне Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина алды. Мөнәҗәтләр фестиваленең күркәм традициягә әйләнеп баруын ассызыклады ул. Шулай ук үзенең җылы теләкләрен Калмаш авылының имам хатыйбы Әхмәтбиҗан абый да җиткерде. 
Мөнәҗәтләр фестивален Калмаш мәдәният йорты директоры Гөлшат Лотфуллина белән сәнгать җитәкчесе Ләйсән Кәрамова җылы мохиттә алып бардылар.
 
    III районкүләм мөнәҗәтләр фестивалендә Калмаштан кала, Түбән Суыксу, Иске Байлар, Биклән, Кнәз, Калмия, Күзкәй, Боерган, Иске Гәрдәле, Таулы Дөреш, Югары Байлар, Иштирәк авылларыннан, Яңа поселогыннан барлыгы 18 кеше катнашты. 
Мөнәҗәтләр уку бәйрәменә халкыбызның танылган җырчысы – Татарстан Республикасының халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева да килгән иде. Мөнәҗәт укучыларны ул тын да алмыйча тыңлап утырды, үзе дә искиткеч матур тавышы белән мөнәҗәт әйтте. 
   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International