Югары Байлар авылы клубында Гыйльфановларның гаилә бәйрәменә узды.

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Югары Байлар авылы клубында   «Җырга-моңга гашыйк гаилә» дип исемләнгән Гыйльфановларның гаилә бәйрәменә узды. Югары Байларда 12 бала үскән Гыйльфановлар гаиләсен зурладылар,бу чара   герой-ана –   Сәлимә һәм Идиятулл бабайның оныклары  турында .Аларның һәрберсе турында сөйләнде, барысыда   сәнгатҗкә гашыйк.Кичәдә алар тарафыннан  җырлар җыранды,матур итеп биюләр башкарылды , хисләнеп шигырҗләр сөйләнде.Күргәзмәгә куелган әйберләрнең төрлелеге дә күзгә чагылды.

 

Гыйльфановлар нәселе, аның шәҗәрә ботаклары шаулап чәчәк ата. Каһарман герой-ананың бүгенге көндә 34 оныгы, 61 оныкчыгы, 17 оныгының оныгы бар! 

 

Бәйрәмебезнең икенче өлешендә Гыйльфановлар лотерея уены оештырдылар. Кичәгә килгән һәркем бүләк отты, бик күңелле булды. Иске Байлар авылының клуб мөдире Наилә Шайхетдинова «Дим-дим» җырын башкарды. Авылдашлар күңел күтәренкелеге, рухи байлык алып, өйләренә таралыштылар.

 

Әлеге кичәне оештыруда клуб мөдире Әлфия Дульфанурова, китапханәче Гөлсинә Хаҗиева зур тырышлык куйганнар. Бәйрәмне бик кызыклы һәм күңелгә үтеп керешле итеп Венера Зарипова алып барды. Шлай ук авылның  ветераннар советы рәисе Флүр Исламов Гыйльфановлар нәселенә һәм кичәне оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International