Күзкәй авылы китапханәсендә ветераннар клубы «эш сезоны»н башлап җибәрде

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
  Узган пәнҗешәмбедә Күзкәй авылы китапханәсендә ветераннар клубы «эш сезоны»н башлап җибәрде. Ул дару үләннәре, сәламәтлекне саклау өчен аларны ничек куллануга багышланган иде. Алар турында фикер алышынды, файдалы киңәшләр алынды. 
 
Аннары 6 төрле үләннән чәй эчтек. Уйландырды. Яши-яши, чыннан да, төрле авырулар баш калкыта, вакытында чарасын күреп барырга кирәк икән бит. Һәм моның өчен кесә тулы акча да таләп ителми. Бары тик үзеңне яратырга, сәламәтлегең турында чирләп киткәнче үк кайгыртырга кирәк.
 
Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова әлеге темага багышланган китап-журналлар әзерләгән иде.
 
Клубчылар мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк дигән фикердә таралдылар.
 

 


Заһидә Нәбиуллина. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International