Мусабай завод мәктәбендә укучылар үзидарәсе бик уңышлы эшли башлады

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
 Мусабай завод мәктәбендә  укучылар үзидарәсе Сөмбелә бәйрәме уздырды. Район советы Депутаты Ситдикова Әдилә җитәкчелеендә мәдәният комитеты әгъзалары: Ахметвалеева Эльвира һәм Зиятдинова Илүзә "Сөмбелә" бәйрәмен үзенчәлекле итеп уздыру өстендә эшләделәр. Бәйрәмне  Ситдикова Әдилә һәм Ахметзянова Айсылу бик эчтәлекле итеп алып бардылар. Бәйрәм КВН формасында уздырылды. Беренче урынны 5,6нчы сыйныф укучылары (җитәкчеләре Вилданова Л.Р.) алды. Бәйрәмгә килгән кунаклар һәм без - укытучылар күңелле итеп ял иттек. Афәрин, булдырдыгыз 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International