29 ноябрь көнне Татарстан авыл китапханәсендә “Тегәбез, бәйлибез, чигәбез” шөгел клубының чираттагы утырышы узды. Әлеге очрашуда Хисамова Гөлсинә апа җеп эрләү буенча мастер-класс үткәрде. Башка әгъзалар да үзләренең кул эшләре белән таныштырдылар. Чара салкын көз көнендә кайнар чәй өстәле артында тәмамланды.