интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес үтте.

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
  Район мәгариф бүлеге методисты Сания Дәүләтшина хәбәр итүенчә, 27-29 октябрьдә районыбызның 25 мәктәбендә дә интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес үтте. 
 
– Мондый дәресләр һәрбер мәктәпнең бөтен сыйныфларында да булды. Сыйныф җитәкчеләре балалар белән әңгәмә оештырдылар, лекцияләр укыдылар, укучылар конспектлар язды. Интернет челтәре аша мәгълүмат эзләргә туры килгәндә, социаль челтәрләрдә теркәлү үткәннән соң да, балалар куркынычсызлык турында онытмасыннар иде, үзләрен глобаль челтәрдә әдәпле тотсыннар иде, – ди Сания Рашидовна. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International