2015 елда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча үзгәрешләр кертелә.

2014 елның 31 октябре, җомга
  Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте белдерүенчә, 2015 елда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча үзгәрешләр кертелә. Әлеге проектка таянып, ведомство беренче тапкыр география фәне буенча имтиханнарны февраль аенда үткәрергә планлаштыра. Бу имтиханны X сыйныфта ук географияне укып тәмамлаган укучылар тапшыра алачак. Шулай ук бу этапта калган елларда БДИны тапшыра алмаганнар да рус теленнән имтихан бирә алачак. Әлеге имтиханнар нигезендә БДИны берничә тапкыр бирү мөмкинлеге технологиясен булдыру планлаштырыла. 
 
Апрель аенда исә, педагогик совет тарафыннан имтиханга рөхсәт алып, башка елларда имтихан бирә алмаганнар һәм быелгы унберенчеләр имтихан тапшыра башлаячак. Май-июнь айларында исә БДИны бөтен укучылар да тапшырачак. 
 
2015 елның июлендә имтиханнар өчен өстәмә этап булмаячак. Ә БДИны тапшыра алмаганнар исә көз көне тагын бер тапкыр имтихан биреп карый алачакмы, бу сорау әлегә ачык кала. Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтеннән алынган мәгълүматларны безгә район мәгариф бүлеге методисты Сания Дәүләтшина хәбәр итте.
 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International