Спорт мастеры Раббани Шәрипов кубогына ачык турнир үткәрелә.

2014 елның 31 октябре, җомга
1 ноябрь, шимбә көнне, Иске Абдул урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов кубогына ачык турнир үткәрелә. Ул яшьләр һәм яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча уза. Ярышларга районыбыз спортчыларыннан тыш Чаллы шәһәреннән, Сарман, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Әгерҗе районнарыннан спортчылар килүе көтелә. Көрәшчеләрне теркәү сәгать 8.00дә, ярышлар исә сәгать 10.00да башланачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International