Репрессия корбаны улының балалары Мингазов Миннегаязда кунакта

2014 елның 31 октябре, җомга

30 октябр -политик репрессия корбаннарын искщ алу көне. ХХ гасырның 30 нчы еллары.Россиядә сәяси репрессиянең котырган чоры. Ул еллардагы афәт дулкыны безнең авылларны да читләтеп үтми. Шушы хәтер көне уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Сафина Р.Х., мәдәният йорты хезмәткәрләре Вәлиева Г.Ф., Ситдикова К.М., китапханә мөдире Бәхтиева З. , "Гиндукуш" музее директоры Гарипова Р.Р. авылыбызда яшәүче реабилитацияләнгән репрессиясе корбаны Шәрәфетдинов Мингаз Шәрәфетдин улының балалары Мингазов Миннегаз һәм Насырова Хәнифә апалар белән өйләрендә очрашып кайттык. Алар үзләренең гаилә тарихы һәм балачак елларыннан истәлекләре белән уртаклаштылар.

--
Резеда Якупова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International